ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов
Казанда такси бала тудыру йортына килеп кергән
Мәскәүдә Хәния Фәрхи истәлегенә концерт була
КФУны тәмамлаган туташ Татарстанны халыкара “Җир шары гүзәле” бәйгесендә тәкъдим итә
Азнакай районында, өч машина бәрелешү аркасында, ике кеше зыян күргән

Татар дөньясы

Кешеләр үз туган телен белергә тиеш — Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Ибраһим Шәңгәрәев

18 апрель 2017, 19:20 , Фото: Султан Исхаков

Кешеләр үз туган телен белергә тиеш — Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Ибраһим Шәңгәрәев Мин туганнан алып әти-әнием минем белән бары татарча гына сөйләште, ди Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада катнашучы.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән катнашучы Ибраһим Шәңгәрәев фикеренчә, һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш.

“Мин туганнан алып, әти-әнием минем белән бары татарча гына сөйләште. Безнең гаиләдә 11 кеше һәм без барыбыз да бары татарча гына аралашабыз. Һәр җәй саен без Казанга әби-бабай янына кайтабыз. Алар безгә көн саен татар телендә тапшырулар, мультфильмнар күрсәтә, төрле уеннар уйный. Шундый әби-бабай булуына бик шатмын. Мин Татарстанны бик яратам”, - ди Ибраһим Шәңгәрәев.

Ул хәзер 4 тел: татарча, русча, инглизчә, гарәпчә белә.

“Үземнең гаиләм булгач та, мин балаларымны татар теленә өйрәтәчәкмен. Чөнки кешеләр үз туган телен белергә тиеш”, - ди Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән катнашучы.

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада Казанда 18-21 апрель көннәрендә уздырыла. Чарада Татарстан районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән барлыгы 500 ләп кеше катнашачак. Олимпиаданың җиңүчеләрен 21 апрель көнне “Баскет-холл” спорт комплексында игълан итәчәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр