ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Владимир Путин Кырым күперен “Киттек” сүзләре белән ачты

15 май 2018, 15:27 , Фото: скриншот

Владимир Путин Кырым күперен “Киттек” сүзләре белән ачты  Ил башлыгы самосвал руле артына үзе утырды һәм күпер буйлап узды.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Кырым күперенең автоюлы өлешен ачу тантанасында катнашты. Бүген төзелеш техникасы колоннасының күпер аша чыгуы көтелә.

Күпер төзүгә булган дәүләт контракты автомобильләр хәрәкәтен быел декабрьдә башлап җибәрүне күздә тоткан. Әмма объектның беренче чираты куелган вакыттан ярты елга алдан тапшырыла.

  • Кырым һәм Краснодар краен тоташтыручы Керчь бугазы аша салынган күпер Россиядәге иң озын күпер булачак. Объект озынлыгы 19 чакрымны тәшкил итә. Күпер ике ел элек төзелә башлаган иде. Проектның тулаем бәясе 200 миллиард сумнан артып китте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10